news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин дистанцион укыганда өйдә мәктәп формасын киюгә карата фикерен әйтте

«Мәктәп шундый тәртип кертеп, баланың дисциплинасы өчен яхшырак була дип уйлаганнардыр», — ди ул.

Илсур Һадиуллин дистанцион укыганда өйдә мәктәп формасын киюгә карата фикерен әйтте
http://gossov.tatarstan.ru. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә дистанцион уку чорында укучыларның өйдә мәктәп формасыннан укуына карата фикерен белдерде.

КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина укучыларның өйдә мәктәп формаларын киеп утыруларын әйткән иде. Актаныш районының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты директоры Рузилә Гарипова да укучыларның киеменә игътибар бирелүе турында сөйләгән иде.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, укучыларның тышкы кыяфәтенә карата министрлыктан күрсәтмәләр булмаган.

«Әгәр мәктәп шундый тәртип керткән икән, баланың дисциплинасы өчен яхшырак була дип уйлагандыр. Кемдер майка, футболкадан гына утыра башласа, балалар бер-берсеннән көләргә мөмкин. Шуңа күрә формада утыру, бәлки, начар да түгелдер. Әгәр әти-әниләр риза, мәктәп тәкъдим иткән, без моңа каршы түгел», — диде ул.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, бала укыганда, әти-әниләр комачаулавы турында сораулар да килә башлаган. «Әйтик, бала утыра, шул ук бүлмәдә әти-әниләр төрле рәвештә, халаттан, эчке күлмәктән дә йөриләр, үтеп китәләр, комачау итәләр. Шуңа күрә тәртип булырга тиеш. Андый сораулар килә башлады», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100