Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин: Дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү эше дәвам итәчәк
Рөстәм Миңнеханов бүген юлламада Мәгариф һәм фән министрлыгы туган телләр буенча яңа дәреслекләрне кулланышка кертү һәм тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү буенча федераль үзәк белән конструктив эшне дәвам итәргә тиеш, дигән бурыч куйды.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү эше дәвам итәчәген әйтте. Бу хакта ул Татарстан Президентының парламентка еллык юллама белән чыгышыннан соң «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавабында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов бүген юлламада Мәгариф һәм фән министрлыгы туган телләр буенча яңа дәреслекләрне кулланышка кертү һәм тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү буенча федераль үзәк белән конструктив эшне дәвам итәргә тиеш, дигән бурыч куйды.
«Дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү кирәклеген аңлыйбыз, ләкин безнең аңлау дәрәҗәсе белән башка кешеләрнең аңлау дәрәҗәсе бер үк түгел. Аңлагансыздыр…» — диде Илсур Һадиуллин.
«Безгә ул кирәк, гомер буе милли мәктәпләребез булды. Татар мәктәпләре бит ул советлар союзында да бар иде, 1 дән алып, 10 класска кадәр ана телендә белем алып, укырга кереп, фән өлкәсендә зур уңышларга ирешеп, безнең татар мәктәпләре дөнья күләмендә нинди галимнәр чыгарды! Ә хәзерге вакытта без әгәр шуны онытып, бердәм мәгариф системасы булырга тиеш дигән фикерне алга сөреп, шул фикерне аңламасалар, ул бик зур хата булачак», — диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз