Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин: Бер ел эчендә генә икенче смена белән бәйле мәсьәлә хәл ителмәячәк
«Республикада 30 меңнән артык бала икенче сменада укый, бу барлык укучыларның 11 процентын тәшкил итә», — дип белдерде министр.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, әле бер ел эчендә генә мәктәпләрдә икенче сменадан котылып булмаячак. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда әйтте.
«Республикада 30 меңнән артык бала икенче сменада укый, бу барлык укучыларның 11 процентын тәшкил итә. Шөкер, бездә өченче смена юк. Әле бер ел эчендә генә икенче смена мәсьәләсе ябылмаячак. Тик мәктәпләр алга таба да төзеләчәк», — дип белдерде министр. «Салават күпере» микрорайонында тагын бер мәктәп төзеләчәген әйтте.
Илсур Һадиуллин быел җиде мәктәп һәм мәктәпкә ике янкорма файдалануга тапшырылганын искәртте. Казан, Питрәч, Алабуга, Әлмәт, Чистай, тагын берничә районда яңа мәктәпләр сафка басты.
Министр Татарстанда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше программалары гамәлгә ашырылуын, киләсе елда 13 балалар бакчасы төзеләчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз