news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: БДИ биремнәрен катлаулы дип әйтмәс идем

Ата-аналар һәм җәмәгать эшлеклеләре математикадан база дәрәҗәсендә бердәм дәүләт имтиханын тапшырып карады.

Илсур Һадиуллин: БДИ биремнәрен катлаулы дип әйтмәс идем
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанның татар телендә белем бирүче 27нче гимназиясендә «Ата-аналар белән Бердәм дәүләт имтахнын тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе үтте. Акциядә катнашкан Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин БДИ биремнәренең катлаулы булмаганын әйтте.

Илсур Һадиуллин имтиханны биреп чыкканнан соң хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Барлыгы 21 бирем иде, 12 биремне тиз арада эшләдем, сораулар логик фикерләүгә нигезләнгән, биремнәр укучыларның дәрестә алган белемнәрен куллана белүләрен исәпкә алып төзелгән. Биремнәрне катлаулы дип әйтмәс идем», — диде ул.

«Ата-аналар өчен бердәм дәүләт имтиханы 15 марттан 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең максаты — ата-аналарга, җәмгыятькә имтиханга әзерлек дәрәҗәсен күрсәтү. Биредә без имтиханның тәртипләрен үзебез күрдек. Имтихан бүген бер сәгать дәвам итте, балалар, таләпләр буенча, өч сәгать язачак», — диде министр.

Аның әйтүенчә, республикада барлыгы 17 меңнән артык чыгарылыш укучысы бар. Шуларның 8 меңнән артыгы математиканың профиль дәрәҗәсен, 7 меңнән артыгы математиканың база дәрәҗәсен сайлаган. Искәртеп үтик, математика фәнен барлык укучы да бирергә тиеш, ул аттестат алу өчен кирәк.

Илсур Һадиуллин мәктәпне 40 ел элек тәмамлавын әйтте. «Барлык материалны да белү мөмкин түгел. Шуңа карамастан, математикадан элементар биремнәрне без чишә белергә тиеш. Акция республиканың барлык шәһәрләрендә, район үзәкләрендә үтәчәк. Катнашучылар арасында артист, депутат, хоккейчы һ.б. кешеләр бар. Кемнәр имтиханнан курка, аларның үзләрен тынычландырырга кирәк», — диде ул.

«Быел балам бердәм дәүләт имтиханын бирәчәк. Балаларның нинди сынау аша үтәчәген беләсем килде. Кичә математика дәреслекләрен алып, формулаларны кабатлап алдым. Дулкынлану хисләре бар», — диде имтихан бирергә килгән Айгөл Мәрданова.

Акциягә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да кушылды. «Имтиханга әзерләнмәдем, шуңа күрә каушыйм. Мәктәпне бетереп, математика фәнен онытырга хыялландым. Ләкин тугызынчы сыйныфтан соң укытучыбыз алмашынгач, бу фәнгә карата фикерем үзгәрде, хөрмәтем артты. Гөлсинә апа Хәлиуллинага мин гомерем буе рәхмәтле», — диде ул.

«Оештыручылар имтиханның барлык таләпләрен аңлатты. Имтиханга җитди әзерләндем. Чыгарылыш укучылары быел имтиханны югары баллга тапшырыр дип өметләнәм», — диде Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.

Татар эстрадасы җырчысы Салават Миңнеханов чыгарылыш имтиханнарын 1996 елда Азнакайда тапшырган булган. «Әзерләнсәң, биремнәрне эшләп була. Сораулар авыр түгел. Кулда телефон, калькулятор булмагач, башны эшләтергә туры килде. Математикадан тартып-сузып „дүртле“ билгесенә укый идем. Имтиханнарны яхшы тапшырыр өчен хәтер кирәк, укучылар тырышып укысын иде, аларга уңышлар», — дигән теләкләрен әйтте ул.



Галерея: «Ата-аналар белән БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясеннән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100