news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Балага татар телен өйрәтүне мәктәпкә генә йөкләргә кирәкми

«Мәктәптә татарча сөйләшеп, өйгә кайткач русчага күчкән бала татар телен кайдан белергә тиеш?» — диде министр.

Илсур Һадиуллин: Балага татар телен өйрәтүне мәктәпкә генә йөкләргә кирәкми
Владимир Васильев

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ата-аналар балаларына татар телен өйрәтү бурычын мәктәпкә генә йөкләргә тиеш түгел дип саный.

«Гаиләдә булган башлангычны мәктәп, ә мәктәптә укыганны ата-ана үстерсә, уңышка ирешәчәкбез. Мәктәптә татарча сөйләшеп, өйгә кайткач русчага күчкән бала татар телен кайдан белергә тиеш? Шуңа күрә монда төп рольне гаилә уйный. Ул — шул ата-ананың баласы, әти-әни баласы өчен үзе җавап бирергә тиеш. Мәктәп аңа өстәмә рәвештә ярдәм итә. Бөтен булган проблеманы мәктәпкә калдырырга кирәкми», — диде ул 

Татарстан мәгариф һәм фән министры ата-аналарга балалары белән сөйләшергә кирәклеген әйтте.

«Әгәр дә без математика, физика һәм башка фәннәрнең кирәкме-юкмы икәнен сорасак, ата-аналар: „Безгә алар кирәк түгел“, — дияргә мөмкин. Ә мәгариф турындагы законда: „Туган телләр мәҗбүри укытылырга тиеш“, — дип язылган. Кайсы телне сайлыйсын әти-әни хәл итә. Халык үз телләренең кирәклеген аңларга тиеш», — диде Илсур Һадиуллин Россия төбәкләреннән килгән татар оешмалары һәм укытучылар семинар-киңәшмәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100