news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин: Бүген 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның яртысы техникумнарга бара

Татарстанның 99 урта һөнәри белем бирү учреждениесендә 75 меңгә якын студент белем ала.

(Актаныш, 20 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның яртысы техникумнарга һәм колледжларга баруын әйтте.

«Бүген 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 54 проценты укуларын техникумнарда һәм колледжларда дәвам итә. Татарстанда урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә ике йөздән артык белгечлек һәм эшче һөнәрләр әзерләнә», — диде министр Актанышта узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә.

Киңәшмәдә катнашучыларга тараткан белешмәдәге мәгълүматларга караганда, Татарстанда 99 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшли (88 — дәүләтнеке, 11 — хосусый. Аларда 74 675 студент белем ала.

Иң популяр юнәлешләр: машина төзелеше, техника һәм җир өсте транспорты технологиясе, төзелеш техникасы һәм технологиясе, урман, авыл һәм балыкчылык тармагы, икътисад һәм идарә, информатика һәм исәпләү техникасы, электр һәм җылылык энергетикасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot