news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Ата-аналарга балаларын күрше авылга йөртеп укытуларын тыя алмыйбыз

«Хәзерге вакытта бу проблема бар, чөнки бер авылдан күрше авылга, я район үзәгенә балаларны башка мәктәпкә алып баралар да, авылдагы мәктәптә контингент һәм укытучыга эш йөкләнеше кими дә, ул ябылырга мәҗбүр», — диде министр.

Илсур Һадиуллин: Ата-аналарга балаларын күрше авылга йөртеп укытуларын тыя алмыйбыз
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин авыл җирлегендә яшәүчеләр балаларын күрше авыл мәктәпләрендә укыту сәбәпле, үз авыл мәктәпләрендә укучылар саны кимү проблемасы турында фикерен әйтте. «Ата-аналарга балаларын күрше авылга йөртеп укытуларын тыя алмыйбыз», — диде ул журналистлар белән очрашуда.

«Хәзерге вакытта бу проблема бар, чөнки бер авылдан күрше авылга, я район үзәгенә автобус, я үз машиналары белән балаларны башка мәктәпкә алып баралар да, авылдагы мәктәптә контингент, укытучыга эш йөкләнеше кими дә, ул ябылырга мәҗбүр. Бик зур проблема бу, ләкин моны бернинди норматив документ белән дә хәл итеп булмый, чөнки бу гаиләнең законлы хокукы. Ул кайда укытуны сайлап ала», — диде министр.

Мондый күренеш булмасын өчен, Илсур Һадиуллин әйтүенчә, мәктәптә укытучылар яхшы итеп укытырга, үзләренә җәлеп итә белергә тиешләр. «Әлбәттә, яшь гаиләләр авылда калып, мәктәпләрдә балалар санын арттыру — төп максат», — диде ул.

Аның сүзләренчә, кайчак башкача да килеп чыга. «Балалар мәктәп яшенә җитә, һәм без аларга шартлар тудырырга тиешбез. Күрше авылда „шул-шул телдә укытучы класс бар“ дибез — юк, ризалашмыйлар. Монысы да ата-аналар хокукы. Безнең ата-аналарның, гомумән, хокуклары күп», — диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100