news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: 55 меңнән артык укучы мәктәп кыңгыравын тәүге тапкыр ишетәчәк

«1 нче сентябрь — һәркем өчен зур бәйрәм», — дип искәртә Татарстанның мәгариф һәм фән министры котлавында.

Илсур Һадиуллин: 55 меңнән артык укучы мәктәп кыңгыравын тәүге тапкыр ишетәчәк
Владимир Васильев

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яңа уку елы белән котлый. «Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне ихлас күңелдән белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм», — дип мөрәҗәгать итә министр.

Ул 1 нче сентябрьдән Татарстанның 1400 дән артык мәктәбе үз ишекләрен ачуын искәрткән.

«55 меңнән артык беренче сыйныф укучысы мәктәп кыңгыравын тәүге тапкыр ишетәчәк. Һәр бала һәм әти-әни өчен бу дулкынландыргыч һәм онытылмас вакыйга, чөнки алда аларны кызыклы мәктәп тормышы көтә. Укучыларыбызның мәктәптә максималь файдалы белем алуларын телим, тырышып, үз көчегезгә ышанып, бик яхшы билгеләргә генә укыгыз», — дигән теләкләрен җиткерә Илсур Һадиуллин.

«Сезнең яныгызда һәрчак фән серләрен өйрәтү белән беррәттән, үзләренең кыйммәтле тормыш тәҗрибәсен дә җиткерергә омтылучы зирәк укытучылар булачак. Сер түгел, һәркем укытучы була алмый. Бу һөнәр ияләре тынгысыз, иҗади, зыялы, эзләнүчән, алар арасында битараф һәм очраклы кешеләр юк. Укучыларыгызга булган мәхәббәтегез, күңел җылысы белән кайгыртучанлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәт сезгә!» — диелә министр котлавында.

«1 нче сентябрь — мәктәпкә укырга баручылар, яшь буында белемгә омтылыш уятучылар, иртән изге теләкләр белән мәктәпкә озатып, кичен яратып каршы алучылар, балаларны мәктәп автобусында исән-имин йөртүчеләр, аларга төшке аш әзерләүчеләр, укучыларны иҗат һәм спорт дөньясына алып керүчеләр — һәркем өчен зур бәйрәм. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, бәхет һәм һөнәри казанышлар телим», — дигән теләкләрен юллый Илсур Һадиуллин.

«Яңа уку елы барлык мәктәп һәм көллият укучыларына, техникум һәм югары уку йортлары студентларына уңышлар һәм шатлык китерсен, ә аларның укытучыларына эш нәтиҗәләре белән канәгатьләнү бирсен. Хәерле юл, дуслар!» — ди министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100