Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин: 4-7 майда мәктәп һәм бакчаларда дежур төркемнәр ачарга мөмкин
Мәгариф һәм фән министры озын май ялларында мәктәпләр һәм балалар бакчалары ничек эшләячәген әйтте.
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Май бәйрәмнәре арасында — 4-7 майда Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчаларында дежур төркемнәр булачак.
РФ Президенты Указы нигезендә, 4, 5, 6, 7 май көннәре эшләми торган көннәр итеп билгеләнде.
«1-10 майда мәктәпләр эшләми, ләкин башлангыч сыйныфлар өчен дежур класслар ачу ихтыяҗы туса, ачарга була. Ә балалар бакчаларында шушы көннәрдә андый төркемнәр кирәкме-юкмы икәнлеген ачыклыйбыз. Әгәр дә кирәк булса, һичшиксез, әти-әниләр теләсә, республика бакчаларында андый төркемнәр ачачакбыз», — диде мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистларга.
Май бәйрәмнәрендә балалар үзләре дә катнаша, шуңа өстәмә белем бирү түгәрәкләре үз эшләрен дәвам итә ала.
Көллиятләр, югары уку йортларында да 4-7 май көннәре эшләми торган көннәр булып исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз