news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: 2021 елгы БДИ биремнәренә минималь үзгәрешләр кертелгән

Рус теленнән беренчел балл 58 урынына 59 булган, биология буенча имтихан вакыты 25 минутка озайтылган.

Илсур Һадиуллин: 2021 елгы БДИ биремнәренә минималь үзгәрешләр кертелгән
архивтан

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елгы бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) контроль-үлчәү материалларына минималь үзгәрешләр кертелгән.

«Быел чыгарылыш сыйныф укучылары зур үзгәрешләр кертелмәгән контроль-үлчәү материаллары (КҮМ) модельләре буенча имтиханнар тапшырачак. Кайбер предметлар буенча бәяләүнең аерым критерийлары гына тәгаенләнә», — диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Татарстан Хөкүмәтендә узган брифингта әйтелгәнчә, математика, география, физика, җәмгыять белеме, химия, чит телләр буенча КҮМ эчтәлегендә һәм структурасында үзгәрешләр юк.

Рус теле, рус әдәбияты, биология һәм тарих буенча имтихан биремнәренең барлык төп характеристикалары сакланган. Формулировкаларда һәм беренчел балларда бераз үзгәрешләр бар. Мәсәлән, рус теленнән беренчел балл 58 урынына 59 булган. Биология буенча имтихан вакыты 210 минуттан 235 минутка кадәр озайтылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100