Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин Казан дәүләт мәдәният институтында тавыш бирде
Казан мэры Илсур Метшин Россия Президентын сайлауда катнашты. Бүген иртән ул Казан дәүләт мәдәният институтында урнашкан сайлау участогына килде.
283 һәм 340 нчы сайлау участоклары бүген иртәнге сәгать 8 дә Казан мәдәният институтында тантаналы төстә ачылды. Бинаның фойе өлешендә тавыш бирүчеләрне «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры коллективы һәм институтның 70 кешелек катнаш хоры каршы алды. Аннан соң сайлаучылар каршында Казан югары танк училищесы оркестры чыгыш ясады.
Моннан тыш, институт студентлары чын косплей-фестиваль оештырган. Беренче катта театральләштерелгән тамаша барышында Россия киносы геройлары костюмнарында студентлар сайлауга килүчеләр каршында чыгыш ясап, тавыш бирергә чакыралар. Яшьләр Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгына багышланган фестивальгә дип әзерләнгән татар фильмнарыннан, рус халык әкиятләреннән күренешләр тәкъдим итә.
283 нче участокта мәдәният институтының күрше йортларында яшәүчеләр тавышы бирә, ә 340 нчы участокта –курсантлар һәм Казан танк училищесы мөгаллимнәре.
- 15 нче мартта Татарстанда 35 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшен башлады, шулай ук хастаханә, санаторийларда, тикшерү изоляторлары, аэропорт, вокзалда вакытлыча эшләүче 45 участок ачылды. Участокларда 16 меңнән артык күзәтүхе, шул исәптән чит ил вәкилләре эшли.
- РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга кертте: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз