news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсөяр Шиһапова: 2005-2010 елларга кадәр театр – сәхнә теле өлкәсендә эталон

3 декабрьдә Казанда XVII Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале үз эшен башлап җибәрә. Ул 5 көн эшләячәк, димәк, 7 декабрьгә кадәр эшен дәвам итәчәк. Педагог итеп чакырылган Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова сәхнә, театр турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Илсөяр Шиһапова: 2005-2010 елларга кадәр театр – сәхнә теле өлкәсендә эталон
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

«2005-2010 елларга кадәр театр – сәхнә теле өлкәсендә эталон, камил сәнгать иде. Бүгенге көндә алай түгел. Татар сәхнә теле турында гына әйтмим, гомумән, рус театрларында да шулай. Бу очракта фестиваль – уникаль фестивальгә әйләнә.

Укыту мөһим! Һәр яктан һәрдаим квалификацияне күтәрү, яңа карашка омтылу, укытучыларга һәрдаим мөрәҗәгать тәҗрибәле режиссерлар өчен дә мөһим. Чөнки укытучы алардан көчлерәк – һәрдаим шуның эчендә кайный. Режиссер алай кайнамый, чөнки аның башка максатлары бар, аңа 1 ай эчендә касса өчен спектакль чыгарырга кирәк. Шундый укыту һәрвакыт алып барылса, бу – матур гадәт булачак», ди ул.

Кариев театры Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең яңа концепциясен тәкъдим итү матбугат конференциясендә «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot