news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсөяр Иксанова: Шамил Усмановның милләт өчен эшләре зур һәм тиешенчә бәяләнмәгән

Казанда Шамил Усмановка багышланган спектакль күрсәттеләр. «Сынган канат» дип аталган пьесаны драматург Хәбир Ибраһимов әдәби кичә өчен махсус язган.

Илсөяр Иксанова: Шамил Усмановның милләт өчен эшләре зур һәм тиешенчә бәяләнмәгән
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

20 декабрьдә Казанда Милли китапханә сәхнәсендә язучы, журналист, хәрби комиссар Шамил Усмановка багышланган 40 минутлык спектакль күрсәттеләр.

Әдәби чараны Шамил Усмановның 125 еллыгы уңаеннан Язучылар берлеге оештырды. «Сынган канат» дип аталган пьесаны драматург Хәбир Ибраһимов әдәби кичә өчен махсус язган. Аны режиссер Лилия Әхмәтова сәхнәләштергән. Рольләрдә Камал театрының яшь артистлары уйнады.

Лилия Әхмәтова уртада

Фото: © Абдул Фархан

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова спектакльдән соң уй-кичерешләре белән уртаклашты. «Спектакль бик яхшы булды. Без аны шулай булсын дип теләгән идек. Шамил Усмановка карата кешенең игътибарын җәлеп итәргә, аның кем икәнен гади сүз белән генә аңлатырга теләдек. Моның өчен спектакльдән дә үтемлерәк чара табу мөмкин түгелдер. Сценаристка да, режиссерга да ышанычыбыз зур иде. Миңа калса, спектакль халыкка ошады. Шамил Усмановның шәхесен дә, иҗатын да, эшләгән эшен дә, милләтпәрвәр икәнлеген дә күрсәтә алдык, дип уйлыйм», – диде Илсөяр Иксанова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илсөяр Иксанова уңда

Фото: © Абдул Фархан

Илсөяр Иксанова әйтүенчә, спектакльгә авторлар һәм актерлар тарафыннан зур көч куелган. Аның бер мәртәбә генә күрсәтелүе һәм тамаша залының чиреге дә халык белән тулмавы үкенечле калды. Юкса игъланнар алдан эленгән, чакырулар таратылган булган. Яңа ел алдыннан вакыты уңайсызрак туры килгәнме, кешеләр спектакльнең никадәр эчтәлекле, тәэсирле буласын күзалламаганмы, аңлатуы кыен. Илсөяр Иксанова кичәнең видеоязмасы Татарстан Язучылар берлегенең социаль челтәрләренә эленер, дип вәгъдә бирде.

«Ихтыяҗ булса, бәлки, спектакльнең зуррак варианты куелыр. Хәбир Ибраһимовның тәҗрибәсе бар һәм, иң мөһиме, аның нигезе эшләнгән. Тулы спектакль булса да, мин бик шатланыр идем, чөнки Шамил Усмановның иҗатына игътибарлырак карарга вакыт җитте. Язучы буларак, әдәбиятта арткы планга күчсә дә, аның милләт өчен кылган эшләре зур һәм тиешенчә бәяләнмәгән», – диде Илсөяр Иксанова.

Хәбир Ибраһимов сәхнә әсәре өчен төп материалны Шамил Усмановның кызы Айслу Сагайдак-Усманова язган «Перебитые крылья» романыннан алганын әйтте. «Без сәхнәдә Шамил Усмановның үзен, гаилә тормышын, кичерешләрен бирергә тырыштык. Камал театры артистлары яхшы уйнады. Спектакль караганда күземә яшьләр килде», – диде Хәбир Ибраһимов.

Хәбир Ибраһимов

Фото: © Абдул Фархан

Сценарий буенча, вакыйга тикшерүче бүлмәсендә бара, ул Шамил Усмановтан сорау ала. Диалог барышында төп геройның биографиясе ачыла. Шамил Усмановның нәселе, туып-үскән авылы, үсмер чакта исемен Габдулладан Шамилгә алыштыруы, беренче мәхәббәте, хатыны белән аерылышу сәбәпләре, революциядә катнашуы, хәрби комиссар булып эшләве тасвирлана. Тикшерүче ролен Ришат Әхмәдуллин, ә Шамил Усмановны Илнур Закиров уйнады.

Артта Ришат Әхмәдуллин, алда Илнур Закиров

Фото: © Абдул Фархан

Рәйхан Габдуллина Шамил Усмановның кызы ролен уйнаганда күз алдыннан геройның гына түгел, ә 1930нчы елларда репрессия афәтенә эләккән бөтен татар зыялыларының трагедиясе үтә. Рәйхан Габдуллинаның ихлас һәм хисле монологында тамашачы күз яшьләрен чак тыеп утырды. Билгеле булганча, Шамил Усманов 1937 елның 8 апрелендә милләтчелектә гаепләнеп кулга алына һәм тикшерү барышында кыйнауларга йөрәге түзә алмый, шул ук елның 3 декабрендә төрмәдә үлә.

Рәйхан Габдуллина

Фото: © Абдул Фархан

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин әдәби кичәдә Шамил Усмановны язучы итеп кенә түгел, ә көчле публицист, журналист буларак ачты, аның татарча сөйли торган радиога ничек нигез салуын сөйләде. Советлар Союзы оешкач, радио төп пропаганда коралларының берсенә әверелә. Шамил Усманов Татарстанда татарча сөйли торган радио ачу турында янып йөри башлый. Хыялын тормышка ашыру өчен республика түрәләренә күп тапкырлар мөрәҗәгать итә, ләкин кыйммәтле җиһазларга акча бирергә теләүче булмый. Киресенчә, Шамил Усмановның хыялыннан көләләр генә.

Бирешмәс Шамил Усманов, җирле хакимияттә мәсьәлә уңай хәл ителмәгәч, Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка китә. Революциядә бергә көрәшкән иптәшләре ул елларда зур урыннарда эшли торган кешеләргә әверелә. Дуслары ярдәме белән, ул 1927 елда Мәскәүдән радио студиясе өчен бөтен кирәк-яракларны алып кайта һәм аларны хәзерге Тинчурин театры бинасына урнаштыра.

Фото: ©

«1927 елның 7 ноябрендә эфирда беренче мәртәбә татар сөйләме яңгырый. Эфирдан беренче татар сүзен әйтүче Шамил Усманов була. «Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли», - дип башлый ул сүзен. Шул көнне эфирдан татар концерты бирәләр. Концертта Шамил Усмановның хатыны – Мәскәү консерваториясен тәмамлаган беренче татар хатын-кызы – Асыя Измайлова да катнаша. Шуның белән татар радиосының эшчәнлеге башланып китә», – диде Фоат Галимуллин.

Фоат Галимуллин сүзләренчә, радиодан беренче татар авазын Шамил Усманов әйтсә дә, ул беренче диктор булып исәпләнми. «Татарның беренче чын дикторы Гадел Кутуй була», - диде галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100