news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсөяр Иксанова әдәбият галиме Резедә Ганиеваны «камил инсан» дип бәяләде

«Кайда гына булса да, ул иң беренче урынга кеше сыйфатларын куеп яшәгән шәхес», - диде шагыйрә.

Илсөяр Иксанова әдәбият галиме Резедә Ганиеваны «камил инсан» дип бәяләде
Владимир Васильев

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резедә Ганиеваны «камил инсан» дип искә алды.

«Шәрык мәдәниятендә ренессанс тәгълимәтендә «камил инсан» төшенчәсе турында сөйләгән лекцияләр бүген дә күңелемдә. Шушы биеклектән чыгып караганда, Резедә Ганиеваны үзен дә шул төшенчә белән бәялисем килә. Фәндә, тормышта, туганнары арасында – кайда гына булса да, ул иң беренче урынга кеше сыйфатларын куеп яшәгән шәхес», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда чыгышында.

Аның әйтүенчә, Резедә Ганиева зыялы, затлы ханым булган. «Аның лекцияләре минем өчен моноспектакль иде. Резедә апа килеп керүгә беренче сүзеннән образга кереп китә иде, безне дә бик матур дөньяга – шәрык әдәбияты, мәдәнияте дөньясына алып кереп китә иде», - диде ул.

«Габдулла Тукай иҗатына аның аерым мөнәсәбәте иде. Резедә ханымның Тукай турында чын күңеленнән елап сөйләгәннәре Тукайга карата мөнәсәбәтемне тагын да ныгытты», - диде шагыйрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot