news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсөяр Иксанова «Әдәби марафон»ның балалар әдәбиятына игътибар бирүен хуплый

Илсөяр Иксанова «Әдәби марафон»ның балалар әдәбиятына игътибар бирүен хуплый
Солтан Исхаков

Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова «Әдәби марафон»ның балалар әдәбиятына игътибар бирүен хуплый.

«Чөнки балаларда татар әдәбиятына кызыксыну тудыра алмасак, киләчәктә безнең укучыбыз булмаячак. «Әдәби марафон»ның балаларга йөз белән борылуы бик яхшы», – диде ул әлеге проектка багышланган матбугат конференциясендә.

«Балалар бер генә әсәр укып катнашырга теләсәләр дә, бу аларга стимул. Әдәбиятка якынаеп китерләр дигән өмет туа», – диде шагыйрә.

Илсөяр Иксанова «Әдәби марафон» өчен кулланырга мөмкин булган балалар әдәбияты әсәрләре буларак, балалар фольклорыннан башлап, Абдулла Алиш әкиятләрен, Рәшит Бәшәр, Йолдыз Шәрәпова әсәрләрен санап үтте.

«Әдәби марафон»ның нәтиҗәләрен чыгаруда мәртәбәле язучыларыбыз катнашачак. Әлегә без аларның кемнәр булуын әйтә алмыйбыз. Төрле буын язучылары булачагын гына әйтәм», – диде ул.

  • 1 – 21 июль көннәрендә интернет киңлекләрендә «Әдәби марафон старт ала. Катнашучылар 21 көн дәвамынңа татар әдәбияты әсәрләрен укып, аның өзекләрен көн саен аны #әдәбимарафон ВКонтакте челтәренә урнаштырып барырга тиеш.
  • ХХ #Әдәби марафонда18 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. 13 яше тулмаган һәм шәхси аккаунты булмаган балалар марафонда ата-аналарының аккаунты аша катнаша. Аккаунтлар ябык булырга тиеш түгел.
  • Марафон тәмамлангач Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге вәкилләре катнашындагы оештыру комитеты нәтиҗәләр ясый.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100