news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсөяр Иксанова: Әдәби көрәштә мәктәп программасында булган шигырьләр ишетелми

Илсөяр Иксанова: Әдәби көрәштә мәктәп программасында булган шигырьләр ишетелми
Солтан Исхаков

Татарстан язучылар берлеге рәисенең урынбасары Илсөяр Иксанова сүзләренчә, Әдәби Сабан туенда уза торган әдәби көрәштә катнашучы яшьләр мәктәп программасында булган шигырьләрне әз укый.

«Соңгы вакытта үзләренең шигырьләрен укучылар да күп булды. Алдагы елларда мәктәп программасында булган шигырьләр укылды, хәзер инде мәктәп программасыннан шигырь күрмибез дә. Балаларның, яшьләрнең яраткан шагыйрьләре бар», - диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Әдәби көрәштә ике яшь категориясе билгеләнә: 18 яшькә кадәр, һәм 18+. Онлайн турдан соң, жюри әгъзалары ике категориядә дә 16шар кешене сайлап алган. Чыгыш ясаучыларга жюри бәя бирә. Быелгы жюри составы: Ркаил Зәйдулла, Факил Сафин, Газинур Морат, Илсөяр Иксанова, Лилия Гыйбадуллина.

«Сәнгатьле итеп укуга, мәгънәви басымнарны дөрес куюга, сайланган әсәргә игътибар итәбез», - диде Илсөяр Иксанова.

Гран-при иясе булу өчен, әдәби көрәшнең бер этабында якташ язучылар турында сөйлисе була.

news_right_1
news_right_2
news_bot