news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсөя Бәдретдиновага «Миллиард.Татар»ның «Ел җыры» номинациясе дипломы тапшырылды

Илсөя Бәдретдиновага «Миллиард.Татар»ның «Ел җыры» номинациясе дипломы тапшырылды
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фахран

Илсөя Бәдретдинованың «Яшьлегем капкалары» җыры «Миллиард.Татар» редакциясе һәм экспертлары уздырган тавыш бирү нәтиҗәсендә «Ел җыры» исеменә лаек булды. Бүләкләү тантанасында катнаша алмау сәбәпле, редакция исеменнән дипломны җырчының Казандагы 11нче концертында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина тапшырды.

«Көтелмәгән вакыйга, мин әлеге хәбәрне ишеткәч бик шатландым. Бүгенге көндә татар эстрадасында белүемчә ким дигәндә 2 меңнән артык җырчы бар, ә җырлар барысында да йөзләгән. Минем өчен бу бик зур дәрәҗә. Сайлаган кешеләргә дә, күрә белгән кешеләргә дә чын күңелдән зур рәхмәт», – диде җырчы «Миллиард.Татар» редакциясенә рәхмәт белдереп.

  • «Миллиард.Татар» басмасы «Ел татары – 2024» бәйгесендә җиңүчеләрне 17 декабрь көнне бүләкләгән иде.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фахран

«Әгәр дә ул ниндидер шәхси бәйге булган булса, бәлки алай шатланмаган да булыр идем. Ул бөтендөнья күләмендә үткәнгә күрә сайлау дөрес булганына чынлап ышанам. Чөнки мин бу сайлауның барганын алдан белмәдем дә. Кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам, минем өчен тавыш бирегез дип, беркайчан да беркемне дә өндәгәнем булмады. Монда сайлау дөрес булганын төгәл беләм, шуның өчен бик шатмын», – дип фикерләре белән уртаклашты Илсөя Бәдретдинова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фахран

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100