news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсөя Бәдретдинова махсус хәрби операциядә катнашучыларга: Сез – үрнәк өлгесе

Илсөя Бәдретдинова махсус хәрби операциядә катнашучыларга: Сез – үрнәк өлгесе
Фото: © «Болгар радиосы»

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата мөнәсәбәте турында сөйләде.

«Махсус хәрби операция катнашучысы Марат исемле егет ялга кайтып, минем концертыма килде. Без бөтен зал белән елап беттек. Әнисе белән апасын сәхнәгә чакырдык. «Улыгыз Марат кайнар сәламнәр җиткерде, бик нык яратам дип әйтте», - дидем. Әнисе бик сөенде: «Балам исән-сау, рәхмәт», - дип, бертуктаусыз елады. Алай гына да түгел, ул сезне күрергә кайтты, дидем. Зур чәчкә бәйләмнәре күтәреп, әнисе һәм апасына бүләк итте Марат. Ул шундый матур күренеш булды. Ул яктан да үрнәк булды», - диде Илсөя Бәдретдинова.

Аның әйтүенчә, Марат яраланып, госпитальләрдә яткан. «Аякларына бик каты зыян килгән иде. Шул вакытта мин: «Марат, түгәрәкләнергә вакыттыр. Кечкенә балаң үсеп килә, дидем. «Илсөя апа, ничек инде мондый сүз әйтә аласыз. Анда минекеләр калды. Сез андагы егетләрнең күзләрен күрсәгез! Анда чын дуслык. Анда чын ир-атлар! Мин аларны калдырып китә алмыйм. Терелү белән, алар янына кире кайтачакмын», - диде. Марат кебек егетләр – үрнәк өлгесе», - диде җырчы.

«Барыбыз да капланып ятып елап утырып булмый. Андый вакытта берләшергә кирәк. Җырлар да шундый булырга тиеш дип уйлыйм. Маратлар минем репертуардагы «Торып бас» җырын көне-төне җырлый. Миңа видеолар җибәрә: «Илсөя апа, сез безнең белән», - ди. Ул бирешмәскә өнди, рухландыра, дәртләндерә торган җыр. Бар да яхшы булачак, Алла бирса. Барыгызга да күңел тынычлыгы телим», - диде Илсөя Бәдретдинова.

Ул барлык кешеләргә рәхмәт әйтте. «Әниләргә шушындый матур, батыр уллар үстергәннәре өчен, тормыш иптәшләренә нәкъ менә шундый ир-атны сайлый белгәнегез өчен, андагы булган егетләргә батырлыгыгыз өчен барыбыз исеменнән дә рәхмәт җиткерәбез. Сез – үрнәк. Барыбызга да тынычлык телим», - дип йомгаклады ул сүзен «Болгар» радиосында барган туры эфирда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100