Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илшат Сәетовның Нурбәк Батуллага багышланган фильмы кинофестивальдә катнаша
«Флаэртиана» халыкара документаль кино фестивале Пермьдә 11-17 декабрь көннәрендә үтә.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Яшь кинорежиссер, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батуллага багышланган «Генетически не так» дип аталган фильмы «Флаэртиана» халыкара документаль кино фестивалендә катнаша. Бу хакта автор үзе хәбәр итә.
ХХ «Флаэртиана» халыкара документаль кино фестивале Пермьдә 11-17 декабрь көннәрендә үтә.
Студентлар программасындагы 15 кинокартина арасында Мәскәү кино мәктәбе укучысы Илшат Сәетовның эше дә бар.
Фильм 15 декабрь көнне күрсәтеләчәк. Әлегә аның нинди форматта күрсәтеләсе төгәл билгеле түгел. Ул кинозалда яки онлайн күрсәтелергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз