news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илшат Сәетовның Нурбәк Батуллага багышланган фильмы Казанда күрсәтелә

Фильм яңартылган Милли китапханәнең китап бирү өчен ачылган көнендә — 20 мартта була. Башлана 18.00 сәгатьтә.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Яшь кинорежиссер, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батуллага багышланган «Генетически не так» дип аталган фильмы Казанда — Милли китапханәдә күрсәтелә.

«Бу фильм Нурбәк һәм электротатарлар турында. Соңыннан фильм турында фикер алышырбыз», — дип хәбәр итә автор.

Фильм яңартылган Милли китапханәнең китап бирү өчен ачылган көнендә — 20 мартта күрсәтелә. Башлана 18.00 сәгатьтә.

Фильм түләүсез күрсәтелә. Алдан регистрация үтәргә кирәк.  

«Яшь кинорежиссер, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның „Алтын битлек“ лауреаты Нурбәк Батуллага багышланган „Генетически не так“ дип аталган фильмы татар телен саклап калу һәм консерватив публикага ошамый торган спектакльләр турында», — диелә фильм турындагы хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot