news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Сәетовның Мәскәү татарларына киңәше: Төрле клублар оештырырга кирәк

Мәскәүгә татар мәктәбе дә кирәк, дигән фикердә милләттәшебез.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Мәскәүдә татарларга төрле клублар оештырырга кирәк. Эшмәкәрләр, галимнәр һәм башкалар – һәркайсы үз клубларын оештырырга тиеш”, - дип белдергән сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов “Мәскәү – Татарстан күпере” III Мәскәү яшьләр форумында.

Искәртеп үтик, форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан.

Илшат Сәетов мондый дәрәҗәдәге күрешүләрнең файдасын билгеләп үтә. “Әгәр безнең җитәкчеләр халык, яшьләр белән аралашса, аларның фикерен ишетсә, ниндидер үзгәрешләр булырга да мөмкин. Яңа проектлар туарга, татар дөньясы, Татарстан өчен дә файдалы яңа юнәлешләр ачылырга мөмкин”, - ди ул.

Мәскәү татарларының активлыгына килгәндә, Илшат Сәетов фикеренчә, әгәр Интернеттагы активлыкны алсак, алар Россиядә 4-5 нче урында тора. “Казан, Яр Чаллыдан соң, Уфа белән беррәттән дияргә була. Бу безнең илнең башкаласы һәм аның әһәмияте бик зур. Мондагы татарларның саны да күп. Алар берләшә, үз фикерләрен алга сөрә алса, минемчә, Казандагы татарлар белән бертигез булалар. Мәдәният өлкәсендә Мәскәү татарларының әһәмияте әллә ни зур түгел, чөнки татар теле монда югалып бара. Артистлар да күбрәк Татарстанныкы”, - диде ул.

Илшат Сәетов бүген Мәскәү татарларына җитешмәгән әйберләр турында да фикер йөртте. “Минемчә, төрле клублар оештырырга кирәк. Эшмәкәрләр, галимнәр үз клубларын оештырырга тиеш. Балалар өчен чаралар җитми. Үзем дә моны тоям. Татар мәктәбе дә җитми. Бер татар мәктәбе бар, әмма аның эше дә җәмәгатьчелек тарафыннан хупланмый. Мәгариф өлкәсендә һәм үзмәнфәгатьләр кырыенда туплана торган проектлар җитми, минемчә”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100