news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Сәетов: Татар теле белән бәйле вазгыять телнең кыйммәтен арттырган кебек

“Бу вазгыять татарларны тел өчен көрәшергә өндәде, юкса күпчелек татар аның турында, гомумән, уйламый иде”, - ди сәясәт фәннәре кандидаты.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар телен укытуга кагылышлы киеренке вазгыять татар теленең кыйммәтен арттырды, дип саный Мәскәүдә яшәүче сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов. “Көзен Казанга кайткач, күбрәк татарча аралаша башлаганнар кебек тоелды”, - диде ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

“Билгеле, бу вазгыять файдага түгел. Ләкин бөтен әйбернең ике ягы бар. Беренчедән, бу вазгыять татарларны татар теле өчен көрәшергә өндәде, аларга стимул бирде, чөнки күпчелек татар аның турында, гомумән, уйламый иде. Халыкның уенда, беренче чиратта, тамак туйдыру, балаларны укыту, карьера төзү һәм башка ниятләр. Татар телен бетерергә омтылу, аның ихтыяри рәвештә кулланылуын, сәгатьләре кимүен аңлагач, “мин татар бит”, дип уйлана башладылар. Икенчедән, бу җәмәгатьчелектә протест тудырды. Татарстан Хөкүмәте дә уйлана башлады. Киләчәктә ышанам: Хөкүмәт моңа күбрәк игътибар бирер. Бәлки, сәгатьләре кимесә дә, сыйфаты яхшырыр, яңа методикалар уйлап чыгарырлар. Берничә көн элек кенә Рөстәм Нургалиевичтан татар университеты турында сораган идем. Бәлки, ул якка да үзгәрешләр булыр”, - дип белдерде Илшат Сәетов.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, гомумән алганда, кеше күңеленә тиде бу вазгыять. “Мәктәптә укыту кимесә дә, үзара татарча сөйләшик, проектлар булдырыйк дигән фикерләр бар. Мин хәзер социаль челтәрләрдә дә карыйм: кешеләр татарча күбрәк аралаша башлаган. Яңа каналлар, пабликлар ачылган. Бер яктан кысканда, икенче як арта шикелле”, - ди ул.

Бу хакта тулырак "Интертат" электрон газетасы сайтында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100