news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Зуля Камалованың татарча альбомына краудфандинг юлы белән акча җыяр өчен бер атна вакыт калды.

Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный
архив/Михаил Захаров

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Зуля Камалованың «Алты көн ярату» исемле татарча альбомын чыгару өчен 50 көн эчендә краудфандинг белән соралган сумманың 74 проценты җыелган - галим һәм журналист Илшат Сәетов бу начар күрсәткеч түгел дип саный. "Татар-информ" хәбәрчесенә ул киләчәктә татар кешесенең мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип санавын әйтте.

  • Зуля Камалованың «Алты көн ярату» исемле татарча альбомын чыгарырга краудфандинг белән акча җыю өчен бер атна вакыт калды. Хәзерге вакытта  185 950 сум акча җыелган. Соралган сумма - 250 мең сум. Калган өлешен җыеп бетерү өчен planeta.ru интернет-мәйданында (https://planeta.ru/campaigns/zulyakamalova) билгеләнгән җиде көн бар.

 “Мин акча җыела торган бөтен татар проектларын карап барам, үзем дә өлешемне кертәм. Краудфандинг белән 50 процент җыю да уңышлы инде ул. Татар кешесе ул мәдәни проектларга үз акчасын бирергә ияләшмәгән. Краудфандинг ул гомумән яңалык. Кеше моңа ияләшергә тиеш. Ислам мәдәниятендә дә зәкят дигән әйбер бар, көнбатышта да ул керемеңнең 10 процентын хәйриягә бирү табигый. Татарда әле бу барлыкка килмәде”, - диде Илшат Сәетов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Илшат Сәетов кинорежиссер Илшат Рәхимбайның үз фильмына җыя алуын уңай мисал итеп китерде һәм алга таба бу юнәлешнең үсеш алачыгына ышанычын белдерде.

  • Зуля Камалова татарча альбомын шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә яза. Саунд-продюсерлык голланд музыканты Михиль Холландерз белән эшләнәчәк.

Рус этнографы, фольклор җырчысы Сергей Старостин, татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай, язучы һәм журналист Радмила Хакова, җырчы Юлия Җиһаншина, музыкант Дмитрий Бикчәнтәев, композитор Эльмир Низамов, дөньякүләм танылган музыкант Айдар Гайнуллин, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина социаль челтәрләр аша кешеләрне бу проектка ярдәм итергә чакырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100