news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Сәетов: Үсеш стратегиясе турындагы бәхәскә эш күрсәткән яшьләрне чакырырга кирәк

"Мин татарча сөйләшәм" проекты авторы татарның үсеш стратегиясенә багышланган чарага карата фикерен җиткерде.

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бу атнада Казан (Идел буе) федераль университетының “Tataristica” үзәге “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вазгыять, алымнар” темасына дискуссия оештырды. Чараның төп максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү иде.

Анда татар галиме, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров; Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин; язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова; Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының төп гыйльми хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетындагы этнологик-мониторинг үзәге җитәкчесе Дамир Исхаков; җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин; КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов; Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев; Язучылар берлеге рәисе, язучы Данил Салихов; язучы Ркаил Зәйдулла; “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сафаров; театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов; журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев; Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин; Казан федераль университеты мөгаллимнәре һәм башка шәхесләр катнашты.

Сәясәт фәннәре кандидаты, “Мин татарча сөйләшәм” проекты авторы, 2006-2008 елларда бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Илшат Сәетов фикеренчә, мондый түгәрәк өстәлләр оештыру бик кирәк. Әмма ул анда башка кешеләр чакырылырга тиеш дип саный.

“Бу сөйләшүдә һаман бер үк кешеләр катнашты. Алар Совет масштабындагы проектлар кысаларында уйлый һәм “абыйга” (югарыдагы җитәкчелеккә – иск.) нәрсәдер сөйләргә килгән кешеләр сыман. Мондый сөйләшүләр, әлбәттә, бик мөһим һәм кирәк, ләкин моны яшьрәк, практик эш белән шөгыльләнүчеләр, үзе татар хәрәкәтендә ниндидер өлеш керткән һәм уңышларга ирешүчеләр башкарырга тиеш. Алар төрле – мәгариф, дизайн, әдәбият һәм башка өлкә кешеләре булуы шарт”, – дигән фикердә Илшат Сәетов.

Андый очрашуларда катнашырга тиешле булган кешеләрнең миндә төгәл исемлеге бар, әмма мин аның хакында әйтергә теләмим, диде Илшат Сәетов.

“Фикер алышу камераларсыз гына, аерым бер урында оештырылырга тиеш”, – дигән тәкъдимнәрен яңгыратты ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100