news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Сәетов: Кеше бүген хиҗап киде дә, экстремист булды дигән сүз – ялгыш фикер

"Гадәттә, дин өлкәсендә белеме булмаган, диннән ерак кешеләр экстремистка әйләнә", – ди ул.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, политология фәннәре кандидаты Илшат Сәетов фикеренчә, мөселманнарны үзеңнеке итеп кабул итмәү төрле каршылыклар китереп чыгара. Казанда узган “ММЧ-онлайн: социаль челтәрләрдә экстремизм профилактикасы” темасына халыкара фәнни-гамәли конференциясендә ул шулай дип белдерде.

“Мөселманнар проблемасы, диләр. Әйтерсең лә, күршеләр, ят кешеләр турында сүз бара. Шуңа күрә күп кенә мәсьәләләр хәл ителми, моңа каршы көрәшү бик авыр. Террор дигәндә, еш кына бу кешеләр Ислам традициясеннән түгел. Бу проблема икътисад, сәясәт, психология белән дә бәйле. Аны хәл итүне мөселман карарлары итеп кенә күз алдына китерергә кирәкми, башка социологик юнәлешләрдән дә эзләү кирәк”, – дип ассызыклады Илшат Сәетов.

Ул бер ислам белгеченең радикализмның “исламлашуы” күзәтелүе турында әйткәнен билгеләп узды. “Ягъни, радикаллар теләсә кайсы җәмгыятьтә бар. Алар кая барырга белми һәм ниндидер идея, тренд булган якка бара. Ауропа мөселманнары буенча күп кенә тикшеренүләр шуны раслый: кеше бер ай элек эчеп, төнге клубларга йөргән булырга мөмкин, ә бер айдан шахидка әверелә. Сез аны мәчетләрдә таба алмыйсыз. Дөрес әйтәләр: мәчетләрдә проблемалар юк, эш тәртиптә. Мәчетләргә йөрүчеләрдән, Диния нәзарәтләреннән экстремизмга тартылучылар бик аз. Гадәттә, дин өлкәсендә белеме булмаган, диннән ерак кешеләр экстремистка әйләнә. Проблема хиҗапта да түгел. Кеше бүген хиҗап киде дә, экстремист булды дигән сүз ялгыш фикер”, – ди Илшат Сәетов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100