news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Рәхимбайның «Күз алдына китер» фильмы Казан кинофестиваленең төп конкурсына кергән

XIII Халыкара мөселман кинофестиваленең беренче матбугат конференциясендә оештыручылар кинофестивальнең расланган программасын тәкъдим иттеләр.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россиядә кино елында Татарстан субсидиясе хисабына төшерелгән фильмнарның берсе дә XIII Казан Халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасында катнашмый. Әлеге субсидия хисабына Г.Камал театрына гашыйк кыз турында «Ышанмыйм» фильмын төшергән Илшат Рәхимбай кинофестиальнең төп конкурсында икенче фильмы белән катнаша. «Күз алдына китер» («Представь») кыска метражлы фильмы 2016 елда төшерелгән.

Фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, субсидия хисабына төшерелгән фильмнар фестивальгә катнашырга теләк белдермәгән. «Байгал» катнаша алыр иде, әмма ул быелга өлгермәде», - диде Миләүшә Айтуганова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән XIII Халыкара мөселман кинофестиваленең беренче матбугат конференциясендә оештыручылар Казан кинофестивальнең расланган программасын тәкъдим иттеләр.

Конкурс программасын 60 фильм тәшкил итә. Төп программада тулы һәм кыска метражлы уен фильмнары, тулы һәм кыска метражлы документаль фильмнар – җәмгысе 40 фильм булса, моннан тыш, «Яшь Россия» һәм «Милли конкурс» программалары бар. Төп конкурсның кыскаметражлы документаль фильмнар программасында кинорежиссер Ренат Хәбибуллинның «Велохаҗ. Гадәти булмаган сәяхәт» фильмы да бар.

«Яшь Россия» конкурсына бер татар режиссеры фильмы – Байбулат Батуллинның «Кыскарту» фильмы кергән.

Татарстан кинорежиссерларының калган фильмнары «Милли конкурс»ка берләштерелгән – алар үзара ярышачак. Биредә ике тулы метражлы фильм - «Тапшырылмаган хатлар» һәм «Айсылу», ике анимацион фильм - «Мирас угы» («Татармультфильм») һәм «Хәбиб Аллаһ Мөхәммәд. Пәйгамбәрлек итүе һәм нәсел шәҗәрәсе» (Мисыр һәм Татарстан) һәм башкалар бар.

Боларга өстәп, XIII Халыкара мөселман кинофестивале кысаларында Татарстанның ике кинопроекты тәкъдим ителәчәк. Болар – быел көзгә премьерасы вәгъдә ителгән «Байгал» фильмы (режиссеры – Илдар Ягъфәров), икенчесе август аенда төшерелә башлаячак «Мулла» фильмы (Туфан Миңнуллинның пьесасы буенча).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100