news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Рәхимбай Татарстан Президентының фильмда гуманизм өчен премиясенә лаек булды

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасы башланып китте.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасы башланып китте. Тантананы актрисалар Анна Снаткина, Лия Шайдарова һәм Г.Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллина алып бара.

Кинофестиваль тамашачысын һәм кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул чыгышын инглиз телендә кунакларны сәламләүдән башлады. Кинофестивальне оештыручылар буларак, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинга рәхмәтләрен җиткерде.

"Бу Татарстан өчен генә әһәмиятле вакыйга түгел", – диде ул кинофорум турында һәм Татарстан Республикасы Президентының "Гуманизм өчен" махсус призын тапшырды. Әлеге призга татар режиссеры Илшат Рәхимбай лаек булды. Ул фестивальгә "Күзалла" фильмын тәкъдим иткән иде.

Тантана башланыр алдыннан кинофестивальнең традицион кызыл келәменнән катнашучылар, жюри әгъзалары һәм кунаклар – Владимир Вдовиченков, Валерий Гаркалин, Николай Досталь, Леонид Кулагин, Виктор Мережко һәм башкалар узды. Алар тиздән сәхнәгә чыгып үз сәламнәрен җиткерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100