news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов: Журналистика өлкәсендә кадрларга кытлык күзәтелә

Ике телдә камил сөйләшә белүче журналистлар кирәк, - ди "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе.

Илшат Әминов: Журналистика өлкәсендә кадрларга кытлык күзәтелә
Султан Исхаков/архив

(Казан, 4 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Журналистика өлкәсендә кадрларга кытлык күзәтелә. Ике телдә камил сөйләшә белүче журналистлар кирәк. Бу хакта бүген ТНВда узган матбугат конференциясендә "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов хәбәр итте.

"Бүгенге көндә кадрлар мәсьәләсе бик кыен. Без “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе өчен кадрларны үзебез әзерләргә булдык. Телевидения кысаларында "Шаян ТВ", "Мәйдан", "ТНВ-Планета" каналлары уңышлы гына эшләп килә. Шуның өчен ике телдә камил сөйләшә белгән журналистлар кирәк", - диде ул.

Шул уңайдан "Татарстан-Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе, республика каналы өчен югары белемле кадрлар әзерләү максатыннан, өч сәләтле баланы сайлап алып, аларның белем алуы белән бәйле чыгымнарын үзе күтәрергә җыена.

Илшат Әминов әйтүенчә, "Әйдә ТНВга" бәйгесенең төп шарты республика каналында эшләү өчен квалификацияле милли кадрлар әзерләү. "Бәйгедә грант откан журналист "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә эш урыны белән тәэмин ителәчәк. Яшь белгеч безнең телеканалда биш ел хезмәт итәргә тиеш", - диде ул.

ТНВ хисабына укыган яшь белгеч, әлеге телеканалда калырга теләмәсә, уку өчен сарыф ителгән акчаларны кире кайтарырга тиеш булачак. Җурналистикада бер ел уку – 140 мең сум.

"Татар журналистикасы бүлегендә белем алырга теләсәң, хәзер бер елга шактый күп акча түләргә кирәк. Аның нәтиҗәсендә кайбер сәләтле балаларга юл ябылачак. Нәтиҗәдә, белгечләргә кытлык килеп туачак", - диде ул. Илшат Әминов телеканалда яшь журналистларга үсү, иҗади мөмкинлекләрен арттыру өчен барлык шартлар да тудырылган булуын билгеләп узды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100