news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов #ӘйдәТНВга2019 бәйгесе җиңүчеләренә: Журналистика ул – авыру төре

“Яңа гасыр” телерадикомпаниясе генераль директоры бәйгедә конкурсантлар арасында иҗат ягыннан сәләтле егетләр булмавын әйтте.

Илшат Әминов #ӘйдәТНВга2019 бәйгесе җиңүчеләренә: Журналистика ул – авыру төре
Рамиль Гали

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Журналистика ул – авыру төре, һәм бу гомерлек авыру, тормыш рәвеше. “Яңа гасыр” телерадикомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов #ӘйдәТНВга2019 бәйгесе җиңүчеләренә шул хакта искәртте. Бүген бәйгегә йомгак ясалды.

“Журналистика белән хобби кебек шөгыльләнергә ярамый, журналистика белән авырырга кирәк”, – диде Әминов. Уч өч кызның КФУда милли журналистика юнәлешендә белем алу өчен грантка лаек булуын зур җиңү дип билгеләп узды. “Өч җиңүче үз тормышларын журналистика белән бәйләргә вәгъдә итә”, - диде, тик моңа кадәр Бердәм дәүләт имтиханын да уңышлы тапшырырга кирәклеген искәртте.

Чаллыдан Лиана Бәхтиева шушы конкурска эләгү үзе өчен “поездның соңгы вагонына эләккән кебек” булганын әйтте. “Чөнки мин иншаны, видеоны да соңгы көндә генә җибәрдем. Бу конкурска икеләнеп кенә килгән идем, монда эләгү зур бәхет дип саныйм. Конкурсны оештыручыларга рәхмәт”, - диде.

Әлмәттән Әдилә Закирова 11 сыйныфны тәмамлап, шундый җиңүгә ирешүне “Ходайның зур бүләге” дип атады. “Үземне сынап кына карыйм дип җибәргән идем. Мин ышанмыйм моңа, бу төшем кебек”, - диде. “Җиңәрмен дип тә, җиңелермен дип тә уйламадым. Алдыма максат куйдым да, шуңа туп-туры бардым. Бу җиңү журналист булу хыялына канатлар куйды”, - диде Арча кызы Талия Төхфәтуллина.

Илшат Әминов бәйгедә җиңүчеләр арасында егетләр булмавына да аңлатма бирде. Татар теленә, язу мәсьәләсенә килгәндә, егетләрнең белеме сайрак булуын таныды. “Егетләр булды, штангист, ләкин һәр штангист та әйбәт яза алмый икән. Кызлар иҗат мәсьәләсендә активрак, сәләтлерәк. Егетләр дип кенә аларны сайлау гадел булмас иде. Тартып карадык, ләкин кызлар бер башка өстен”, - диде.

“Районнарда гимназияләрдә телевизион студияләрдә дә шөгыльләнүче сәләтле балалар бар. Киләсе елга егетләр күбрәк булыр дип өметләнеп торабыз. “Шаян ТВ”га да 100 дән артык бала йөри. Анда да егетләр күп. Алар да журналистика юнәлешендә укырга теләгәннәрен әйттеләр”, - диде.

  • Бәйге өч турда үткәрелгән. Беренче этапта конкурсантлар “Якын дустым” темасына татар телендә инша тәкъдим иткән. Барлыгы 31 эш тапшырылган булган. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча кандидатлар икенче турга узган, монда алар үзләрен кадрда видеопрезентацияләргә тиеш булган. Видеоның ике минуттан артмавы шарт.
  • Беренче ике тур нәтиҗәләре буенча, алты кеше ярымфиналга узган, һәм 14 майда алар үзләрен интервью жанрында сынап караган. Жюри алдында билгеле шәхесләрдән интервью алган.
  • Конкурсантларның чыгышларына Илшат Әминов, аның урынбасары Мәдинә Тимерҗанова, КФУның Югары журналистика мәктәбе милли медиа кафедрасы җитәкчесе Васил Гарифуллин, КФУның Мәгълүмати-нәшрият үзәге баш редакторы Ләйсән Абдуллина, ТНВ телеканалының мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина бәя биргән.
     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100