news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илшат Әминов: Яңа башкарма директор килгәч, яңалыклар да булачак

Айрат Сибагатуллин иҗади редакцияләр белән очраша, яңа тапшырулар әзерлиләр, ди Илшат Әминов

Илшат Әминов: Яңа башкарма директор килгәч, яңалыклар да булачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе директоры Илшат Әминов сентябрь аеннан телеканалда байтак үзгәрешләр булачак, диде. Бу хакта ул бүген журналистларга “ТНВ” базасында узган матбугат очрашуында белдерде. Үзгәрешләрне ул каналга килгән яңа башкарма директор белән бәйләде.

2011-2018 елларда Мәдәният министры булып эшләгән Айрат Сибагатуллин 23 апрельдә "Яңа гасыр" каналының башкарма директоры итеп билгеләнде.
“Яңа тапшырулар, яңалыклар, әлбәттә, булачак. Безгә хәзер яңа башкарма директор килде. Ул хәзер барлык иҗади редакцияләр белән очраша, сораша, яңа программалар әзерлиләр. Минем уйлавымча, сентябрьдән, киләсе сезонда каналдагы яңалыклар сизелер, яңа тапшырулар эфирга чыгар. Мин шулай дип өметләнәм”, - диде Илшат Әминов.

news_right_1
news_right_2
news_bot