news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илшат Әминов ТНВ Яңа ел тапшыруы өчен җырчылардан акча җыя дигән гаепләүне кире какты

Җырчы Лилия Муллагалиева ТНВ агентлары Яңа ел тапшыруында катнашу өчен 25 меңнән 35 меңгә кадәр акча сорыйлар дип язган иде.

Илшат Әминов ТНВ Яңа ел тапшыруы өчен җырчылардан акча җыя дигән гаепләүне кире какты
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов Яңа ел көнне чыгачак тапшыруга акча җыялар дигән гаепләүләрнең урынсыз булуын әйтте. "Яңа ел концертының исемлеге төзелгән. Әлеге исемлектәге җырчылардан акча алмыйбыз", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

  • Җырчы Лилия Муллагалиева Яңа ел корпоративында катнашу өчен ТНВ агентлары 25 меңнән алып 35 мең сумга кадәр акча сорый дип Инстаграмда язган иде.

"Мин: “Түләүләр кирәк түгел”, - дидем. Бу реклама агентының эше. Мин әле төгәл белмим. Сорамадым. Әмма исемлектәге 38 җырчы түләүсез чыгыш ясаячак. Мин монда проблема күрмим", - диде ул.

Илшат Әминов әйтүенчә, бу агентларның акча эшләргә теләве белән генә бәйле. Ул бу хәлдән соң ни өчен мондый проблема килеп чыкканын ачыклаячагын әйтте.

ТНВ генераль директоры әйтүенчә, җырчылар тапшыруларга даими рәвештә чакырылып тора. Илшат Әминов Лилия Муллагалиеваның күптән түгел генә "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында катнашуын һәм моның өчен берни дә түләмәвен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot