news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илшат Әминов Татарстан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланды

Делегатлар ачык тавыш бирү юлы белән сайлады.

Илшат Әминов Татарстан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Журналистлар берлегенә яңа рәис сайланды. ТР Дәүләт Советы депутаты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов шушы вазифаларны башкарачак. Бу хакта берлекнең XIX съездында билгеле булды.

Съезд Татарстан халыкларының Дуслык йортында уза. Илшат Әминов кандидатурасын президиум тәкъдим итте. Рәислеккә бүтән кандидатлар булмады. Делегатлар Илшат Әминов өчен тавыш бирде.

  • Римма Ратникова берлек белән 1995 елдан бирле идарә итте. 24 ел җитәкчелек иткәч, ул бүтән үз кандидатурасын чыгармаска карар кабул иткән.
  • Илшат Әминов кандидатурасын Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot