Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илшат Әминов: “Татар җыры” эстрада фестивале шоу буларак үсте”
Быел “Татар җыры” XII халыкара эстрада фестивалендә 23 иң яхшы җырчыга “Татар җыры” халык премиясе - фестивальнең иң зур бүләге “Ак барс” сыны тапшырылачак
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Быел “Татар җыры” XII халыкара эстрада фестивалендә 23 иң яхшы җырчыга “Татар җыры” халык премиясе - фестивальнең иң зур бүләге “Ак барс” сыны тапшырылачак. 475,11 грамм авырлыктагы “Алтын барс” сыны алтын, көмеш, хрустальдән эшләнгән, күзләре – бриллиант. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде. Очрашуда фестивальне оештыручылар – “Барс Медиа” инновацион эшлекле үзәге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе вәкилләре катнашты.
“Татар җыры – 2011” фестиваленең бюджеты 10 миллион сумнан артып китә. “Яңа гасыр“ каналы җитәкчесе Илшат Әминов хәбәр иткәнчә, быел фестивальнең саллы спонсоры барлыкка килгән, бюджетның зур өлеше – аныкы.
Быел фестиваль көннәре 16-17 декабрь көненә билгеләнгән. 16 декабрьдә фестивальнең гала-концерты була: алдагы 11 елның номинантлары һәм лауреатлары бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. 17 декабрьдә исә - “Татар җыры” халык премиясе тапшыру тантанасы. ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр иткәнчә, фестиваль 12 айга хисап ясау рәвешендә узачак. “Татар җыры – 2011” фестивале башка еллардан яңа концепциясе - үзенең аерым бер теманы ачуы белән аерылып торачак. Тамаша ел фасылларын ачуга корылачак. Быелгы фестиваль өчен 12 саны символик мәгънәгә ия. Бу 12 нче фестиваль 2012 елны каршы алганда агымдагы елның 12 аенда уздырыла. Артистларның костюмнары да ел фасылларына бәйле булачак.
Тагын бер яңалык алып баручылар санына бәйле. Быел фестивальне 4 пар, ягъни 8 кеше алып барачак. Болар – Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр Хәйруллин, Рамил Төхвәтуллин белән Эльза Әхмәтҗанова, Нәфисә Хәйруллина белән Эдуард Үтәгәнов, Алсу Әбелханова белән Фәрит Таишев.
Тамашачылар көтелмәгән тагын бер яңалык – “Пирамида” сәхнәсендә боз булуы. Анда профессионаллар белән бергә җырчыларның кайберләре дә чыгар дип көтелә. Шулай ук тамашачылар өстеннән очкыч та очачак. 210 грамм торган очкычны фестивальдәге бер җыр яңгыраганда күреп булачак, ул җырны тулыландырачак. Шулай ук яңа информацион технологияләр, видео ярдәмендә экран һәм сәхнә җирлеге алмашынып торачак. Алып баручылар экраннан сөйли башлап, аннан сәхнәгә чыгачак, диде фестивальнең баш режиссеры Александр Герасимов.
Бу эстрада фестивале генә түгел, ә зур шоу. Әлеге чараның нәкъ менә шоу буларак үскәнлеген “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, телевидениегә яхшы сыйфатлы музыкаль материал кирәк, ә бу фестиваль аны бирә ала, ди ул. 2012 елның август аенда төбәкләргә адресланган “ТНВ-планета” каналы ачылачак. Анда нәкъ менә мәдәният тематикасына еш мөрәҗәгать ителәчәк. 24 сәгатькә исәпләнгән тапшырулар челтәрендә фестиваль материалларына зур урын бирү көтелә.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, фестиваль лауреатлары хит-җырның һәм башкаручының ел дәвамында популярлыгына, рекордс-компанияләр мәгълүматлары буенча башкаручылар альбомнарының сатылуын анализлауга, радиостанцияләрдә җырның һәм башкаручының ни дәрәҗәдә популяр булуын анализлауга, хит-җырның 15 атна дәвамында радио-теле хит-парадларда популярлыгына, башкаручының музыкаль клибының популярлык рейтингына, башкаручы-номинантлар катнашындагы концертлар эшчәнлегенең рейтингына нигезләнеп сайлап алына.
ТР Мәдәният министры А.Сибагатуллин үз министрлыгының әлеге фестивальне оештырудагы ролен шунда күрә: алар татар эстрадасының торышын, җырчылар арасында нинди яңа исемнәр барлыкка килгәнлеген күзәтәчәк, алга таба эшләү юлларын караячак. Татарстан белән генә чикләнмичә, аннан читтә дә җырчылар белән эш алып барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз