news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов татар теленнән дәреслекләрне лицензияләү мәсьәләсен күтәрде

Комитет рәисе Разил Вәлиев бу мәсьәләнең актуаль булуын, бу уңайдан ата-аналар да, укытучылар да еш мөрәҗәгать итүен әйтте.

Илшат Әминов татар теленнән дәреслекләрне лицензияләү мәсьәләсен күтәрде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов татар теленнән дәреслекләрне һәм уку кулланмаларын лицензияләү мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте. Бу хакта ул бүген парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.

“Бу өлкәдә проблема бар”, – дип Илшат Әминов бу дәреслекләрнең закон тарафыннан танылган, хокукый булуы өчен җентекләп уйларга кирәклеген белдерде. Аның әйтүенчә, дәреслекләрнең лицензияләнүенә тизрәк ирешү өчен, бу мәсьәләне нечкәлекләренә кадәр карау зарур.

Комитет рәисе Разил Вәлиев бу мәсьәләнең актуаль булуын, бу уңайдан ата-аналар да, укытучылар да еш мөрәҗәгать итүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100