Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илшат Әминов шәһәр телевидениесе кабельдә 22нче төймәдә булса гына исән калачак дип саный
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры төбәкләрдә эфир мультиплексы булдыру кирәклеге турында әйтте.
(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Бөтен Россиядә район һәм шәһәр телевидениесе кабельдә 22нче төймәдә булса гына исән калачак. Бу хакта “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында узган киңәшмәдә әйтте.
“Күп кенә район һәм шәһәр телевидениеләре өчен бик мөһим ихтыяҗ бар. Ул - ул кабель челтәрләрендәге 22нче төймә. Бу позиция кабель операторларының теләкләрен чикләргә мөмкинлек бирә. Алар кабельле тапшыру өчен зур акча таләп итәргә дә, каналларны табарга кыен булган 500нче төймәгә озатырга да мөмкин”, - дип аңлатты Әминов.
Илшат Әминов төбәкләрдә эфир мультиплексларын булдыру кирәклеге турында да сөйләде. "Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры сүзләренчә, тапшыру лицензиясе бирү өчен тиешле бәйге уздырырга һәм “Россиядә төбәк телевидениесе үсешенең яңа эрасын” ачарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз