Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илшат Әминов парламентка Юлламаның яңа формасы отышлы булуын әйтте
"Үзләре тырышып, уңышка ирешкән кешеләр булуын күрсәтү бик мөһим", - дип саный депутат.
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яңа VI чакырылыш Дәүләт Советына Юлламасына карата фикерен әйтте. Аның яңа формасы отышлы булуын билгеләп узды.
“Миңа формасы ошады. Төрле өлкәләрдә үсешкә, нәтиҗәгә ирешкән кешеләрне – яшьләрне, өлкән буыннарны, династияләрне, олимпиадаларда, Ворлдскиллста җиңүчеләрне чакырганнар. Яңа форма бит бу. Менә карагыз: кеше ничек итеп үз тормышын үзе хәл итә ала, дигән сүз. Үзләре тырышып, уңышка ирешкән кешеләр бар дип күрсәтү. Бу бик мөһим”, - диде Илшат Әминов “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Ул Рөстәм Миңнехановның җанисәп буенча әйткән сүзләренә игътибарны юнәлтте. “Президент бу мәсьәләдә җитдилек, “нечкәлек” кирәк дип әйтте”, - диде. “Татар телен саклау, полилингваль комплексларны булдыру турында сүз дә май кебек ятты, чөнки без татар телен саклау, киләчәк буыннарга тапшыру турында гел уйлыйбыз, - дип белдерде Илшат Әминов.
- Рөстәм Миңнеханов Юлламада, 2020 елда Бөтенроссия халык саны исәбен алу барышында этник үзенчәлекләр, халыкның милли составы динамикасы мөһимлеген искәртте.
- “Оештыручылар үз миссияләренең нәзбереклеген исәпкә алырга тиеш. Гражданлык җәмгыяте институтлары, абруйлы милли-мәдәни берләшмәләр белән киң аңлату эшләре уздыру мөһим. Бу милли чынбарлыкны төгәл чагылдырырга тиеш”, - диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз