news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов: Лихачев үзенең гадәти булмаган фикерләве белән шаккаттыра иде

Бүген Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе 68нче яшендә вафат булды.

Илшат Әминов: Лихачев үзенең гадәти булмаган фикерләве белән шаккаттыра иде
Султан Исхаков

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Александр Давыдова). Сәясәтче һәм дипломат, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев энциклопедик белемле кеше иде һәм тирә-юньдәгеләрне гадәти булмаган фикерләве белән гаҗәпләндерде. Бу хакта V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белдерде.

«Ул энциклопедик белемле, сәясәт, икътисад нечкәлекләрен яхшы белүче кеше иде. Ул һәрвакыт үзенең гадәти булмаган фикерләре һәм әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга тирән анализы белән шаккаттыра иде», - диде спикер.

«Ул һәрвакыт ачык кеше булды. Һәрвакыт хәлләрне сорашыр, иҗади уңышлар ничек, дип сорар иде», - дип өстәде агентлык әңгәмәдәше. Акыллы, белемле һәм зыялы кеше белән аралашу зур канәгатьлек биргәнлеген дә әйтте.

Илшат Әминов шулай ук Татарстан Дәүләт Советында һәм башка мәйданчыкларда сәясәтченең чыгышларын искә төшерде. Ул – ачык һәм стандарт булмаган уйлары белән, үз фикерен бик үзенчәлекле һәм шул ук вакытта аудитория өчен уңайлы формада әйтә белгән кеше булды», - дип уртаклашты ТНВ генераль директоры.

  • Бүген Татарстан Дәүләт Советының беренче чакырылышы элеккеге рәисе, танылган сәясәтче һәм дипломат Василий Лихачев 68нче яшендә вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100