news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илшат Хәйруллин: Айрат хәтта үзен ачуланган кешеләрне дә ярата иде

«Ул үзенчәлекле булып үсте, аның иң мөһим сыйфаты кешеләрне яратуы», — диде Илшат Хәйруллин.

(Казан, 8 февраль, «Татар-инофрм»). Бүген Казанда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасимендә мәрхүмнең абыйсы Илшат Хәйруллин да катнашты.

«Айраттан башка яшәячәкбез. Бүген төнлә йокы булмады. Әти белән әнине, аның нинди булганын искә алдым.

Ул гомумән үзенчәлекле булып үсте. Аның иң мөһим сыйфаты — ул кешеләрне ярата иде, бар кешене яратты, хәтта үзен ачуланган кешеләрне дә ярата иде.

Бүлешә белде. Әти-әни безгә икешәр конфет бирә иде. Мин үземнекен тиз генә ашап бетерә идем, ә Айрат миңа үзенекен бүлеп бирә торган иде. Нигә алай бирәсең дип гел гаҗәпләнә идем. Бергә тәмлерәк дип, әйтә иде.

Бүген монда, Айратны соңгы юлга озатырга килгәндә ул кайтканда бирергә дип саклаган конфетларны күрдем. Ул да миңа гел конфетлар бирә торган иде. Барыгызга да рәхмәт», — диде мәрхүмнең абыйсы.


news_right_1
news_right_2
news_bot