news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Гыймаев бер ФАПны төзү ничә сумга төшүен әйтте

Киләсе елда Татарстанда ФАП һәм табиб амбулаторияләре төзү, капиталь ремонт, җиһазлау эшләренә 340 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бер фельдшер-акушерлык пункты төзелеше өчен уртача 3-4 млн сум акча кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, торак пунктларда яшәүче кеше санына карап, ФАПларның ике варианты бар. Халкы 800 кешедән кимрәк булган авыллар өчен беренче варианты каралган. Дүрт модульдан торган корылманың мәйданы 62,5 квадрат метр. Ул электр энергиясе белән җылытыла. Мондый ФАПларның бәясе 3 млн сумга төшә. 2018 елга 2 904, 10 мең сум акча каралган. 

800 дән артык кешеле авылларда 83,3 квадрат метрлы ФАПлар төзелә. Алты модульдан торган корылманың бәясе 3,7 млн сум тәшкил итә. Газ белән җылытылучы мондый объектлар төзелешенә быел 3 771,99 мең сум акча сарыф ителгән. Модульле табиб амбулаторияләре мәйданы – 118 квадрат метр. 2018 елда аларны төзү бәясе 12 240,73 мең сум.

Илшат Гыймаев әйтүенчә, мондый объектлар төзелешенә бюджеттан акча бүлеп бирелә.

“Министрлар Кабинеты карары белән тендерлар үткәрелеп генераль подрядчы билгеләнә. 2019 елда да бу программа дәвам итәчәк. Бүгенге көндә Министрлар Кабинеты карары чыгарга тора. Гыйнвар айларында тендерлар үткәреп, февраль аенда бәйгенең нәтиҗәләре чыгарга тиеш”, - диде.

Министр урынбасары сүзләренчә, быел 44 ФАП, 11 табиб амбулаториясе төзелеше, 7 объектта капиталь ремонт, җиһазлау эшләре өчен 330 млн сум акча сарыф ителгән. Киләсе елга 45 ФАП, 9 табиб амбулаториясе төзү, 9 сәламәтлек саклау объектында капиталь төзекләндерү һәм җиһазлау ниятләнә. “2019 елга бу максатларга бүлеп биреләчәк акча 340 млн сумнан да ким булмас”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100