news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илшат Гафуров Татарстанда әйдәп баручы мәктәпләр ассоциациясен төзергә тәкъдим итте

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бу тәкъдим белән килеште. Бу сорау буенча эш алып барырга кирәклеген әйтте.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Татарстанда әйдәп баручы мәктәпләр ассоциациясен төзергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.

Аның фикеренчә, ассоциациягә «Адымнар» полилингваль мәктәпләрен һәм югары уку йортлары каршындагы мәктәпләрне кертеп булыр иде.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бу тәкъдим белән килеште. Бу сорау буенча эш алып барырга кирәклеген әйтте.

Утырышта, шулай ук, «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексына күп телдә белем бирү буенча республика үзәге статусын бирү турында сүз барды.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Казанда гына түгел, Алабугада да полилингваль белем бирү комплексы ачылганын искәртте. Бу комплексларның статуслыгында бер үк критерийлар булырга тиешлеген әйтте. «Казан полилингваль комплекс базасында ресурс үзәген булдыруга күптән ихтыяҗ бар», — диде.

Утырышта катнашучылар, шулай ук, полилингваль мәктәпләр өчен кадрлар әзерләү турында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot