news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Гафуров Татарстан югары уку йортларын берләштерү эшенә нәтиҗә ясады

КФУ ректоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында лабораторияләр өчен мәйданчыклар җитмәве, тулай тораклардагы эшләми торган лифтлар хакында сөйләде.

Илшат Гафуров Татарстан югары уку йортларын берләштерү эшенә нәтиҗә ясады
Рамиль Гали

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). КФУ ректоры Илшат Гафуров «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен биргән интервьюсында республика югары уку йортларын берләштерү эшенә нәтиҗә ясады.

Интервью тарихи урында – Казан (Идел буе) федераль университетының төп бинасы актлар залында яздырылды. Әңгәмә барышында ректор югары уку йортының халыкара һәм Россия рейтингларында урын алуы хакында искәртте.

Шулай ук Гафуров педагогларның хезмәт хаклары кайчан һәм күпмегә күтәреләчәге, түләүле белем алу, яңа уку елында бюджет урыннары, эшләми торган лифтлар һәм тулай торакларда алып барылган ремонт эшләре хакында сөйләде.

КФУ ректоры Илшат Гафуров белән интервью 20 октябрьдә sntat.ru сайтында дөнья күрәчәк. Видеоверсияне «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин.

Телевизион версиясе исә «Татарстан-24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100