news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Гафуров: Семестр тәмамланганчы университетка барып уку булмаячак

Чыгарылыш студентларына дипломнар да тантаналы рәвештә тапшырылмаячак.

Илшат Гафуров: Семестр тәмамланганчы университетка барып уку булмаячак
Рамил Гали

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Семестр тәмамланганчы Казан федераль университетына барып укуга күчеш булмаячак. Бу хакта КФУ ректоры Илшат Гафуров туры эфир барышында әйтте.

 «Семестр тәмамланганчы уку дистанцион режимда узачак. Тарихи актлар залында тантаналы рәвештә диплом тапшырылудан да мәхрүм калачакбыз, шунысы гына бераз үкенечле. Бу мәктәп чыгарылышларына да кагыла. Бөтен әйберне дә хәзер дистанцион уздыру хәерлерәк», — диде ректор.

«Уку елын ничек тәмамлау турында мөгаллимнәр хәбәрдар, үзгәрешләр юк, программалар тулы куәтендә үтәлә», — диде Гафуров.

Илшат Гафуров сүзләренчә, кайбер эш тәртибе карантин беткәч тә дәвам иттерелергә мөмкин. «Әйтик, командировкага мөгаллим буларак барсаң, кунакханәдән Интернетка кереп, студентларга лекция укып була. Укытучылар алып барыла торган лекцияләр, студентлар җаваплары да автоматик рәвештә язылып бара. Аннары кереп, программалар ничек үткәрелгәнен дә карап була», — диде ул.

Ректор укыту программаларының бәяләре үзгәрешсез калуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100