news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Гафуров полилингваль мәктәпләрнең концепциясен төгәл аңлау кирәк дип саный

Ректор КФУда 890 татар телле белгеч әзерләнүен әйтте.

Илшат Гафуров полилингваль мәктәпләрнең концепциясен төгәл аңлау кирәк дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров КФУда өч телдә белем бирә алырлык укытучылар әзерләнүен әйтте. Ул беренче нәүбәттә полилингваль мәктәпнең асылын төгәл аңларга кирәк дип саный. Бу фикерен ул "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә җиткерде. 

Ректор, полилингваль мәктәпләрнең концепциясе әле билгеле булмаса да, КФУның өч телдә эшли алырлык белгечләр әзерләвен билгеләп үтте. “Әлегә без, үз фикеребездән чыгып, өч телдә яхшы сөйләшкән белгечләрне әзерләү максатын куябыз. Хәзерге вакытта университетта 890 кеше татар телендә белем ала. Аларның күбесе татар теле белгечлеген үзләштерә”, - диде ректор.

Ректор татар телендә белем бирүнең технологиясе турында да сөйләде. “Мәсәлән, физиканы фән буларак алар рус телендә укый. Ә укыту методикасын татар телендә укыйлар”, - диде ул. 

"Безнең максат - белгечләр әзерләү, ә эш бирүчеләрнең максаты - аларга заказ формалаштыру. Әгәр татар телле гаммәви мәгълүмат чаралары татар телле кадрларга ихтыяҗ кичерә икән, без аларның заказын кабул итәргә әзер", - диде Гафуров. 

КФУда Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев карары нигезендә икенче ел рәттән полилингваль белем бирү өчен өч телле белгечләр әзерләү программасы гамәлдә. ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан сайлап алынган 140 кеше  Филология һәм мәдәният ара багланышлар институтында бюджет нигезендә белем алачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100