Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илшат Гафуров Милли китапханәнең бурычлары буенча шелтәсен җиткерде
КФУ ректоры Милли китапханәнең стратегиясендәге бурычларга игътибар итеп, эчтәлеген дә күздә тотарга кирәк, диде.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Милли китапханәнең төп бурычлары турында фикер алышу булды. «Милли китапханәнең миссиясе нидә?» — дип, КФУ ректоры Илшат Гафуров ачыклык кертүне сорады.
«Милли китапханәнең миссиясе үзгәрдеме әллә? Китапханә миссиясе дигәндә, без китапханә кино да төшерерлек, биюләр дә биеп йөрерлек җәмәгать киңлегенә әверелде дип сөйлибез. Ул вакытта аны Милли китапханә түгел, Милли мәдәният үзәге дияргә кирәк», — ди КФУ ректоры.
«Милли» дигәч, аның эчтәлеген дә күздә тотарга кирәк. Эчтәлек белән форма бер-берсен тулыландырырга тиеш. Бер ягын карап, икенче ягын онытмаска кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Илшат Гафуров мәдәният министры Ирада Әюповага.
КФУ ректоры бүген яшьләрне үз ягына аударучы 250 ләп төрле деструктив берләшмәләр булганын искәртте. Аның фикеренчә, деструктивка каршы тору өчен, стратегик чылбыр төзелергә тиеш. «Мин китапханәнең инновацион үсеше стратегиясен карадым һәм югары мәктәптә тәрбия аспекты өчен җавап бирүче кеше буларак мине борчыган сорауларга җавап тапмадым», — диде.
«Милли китапханә үз алдына нинди бурычлар куйганын аңларга кирәк. Кем килүе, нинди сораулар хәл ителүе, нинди чаралар оештырылуы гына түгел бит. Бу эш ничек башкарылуын, бәяләү параметрларын карарга кирәк. Алайса без гел «Эшкә килдем, моны, тегене эшләдек дибез. Бу процесс турында. Ә нәрсә өчен эшлибез моны?» — ди Илшат Гафуров.
Ирада Әюпова күпмедер дәрәҗәдә Илшат Гафуров белән килешүен әйтте. «Без чыннан да китапханәнең төп миссиясен оныта башладык. Аның төп бурычы — ял юнәлешендәге эшчәнлек. Китапханәнең төп миссиясе — хакыйкый, дөрес мәгълүмати ресурсларның үтемлелеге. Ул шул ресурсларның чыганагы булды һәм булачак», — диде.
Министр әйтүенчә, фән белән шөгыльләнүчеме, башка кешеме — Интернет мәгълүматның дөреслеге өчен җавап тотмый. «Ниндидер эш язсагыз да, мәгълүмат чыганагына сылтама булырга тиеш. Безнең яшь буын интернетта гына җавап эзләмәсен, китапханәләрдә эшләргә килсен иде», — дип искәртте.
«Бүген бик аз укыйлар. Бүген җәмгыятьтә мәгълүмат белән эшләү культурасы бик түбән. Без күбрәк акцентлар белән эшлибез. Архивларда да шул ук хәл. Сезнең белән тулысынча килешәм, система кирәк, ләкин бүген китапханә үзен социо-мәдәни киңлек буларак күрсәтмәсә, кысрыклап чыгарылачак», — дип белдерде Ирада Әюпова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз