news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Гафуров КНИТУ-КАИ һәм КФУның кушылуы турындагы имеш-мимешләрне кире какты

КФУ ректоры Илшат Гафуров сүзләренчә, КАИ һәм КФУ киләчәктә бер-берсен тулыландыру принципы белән эшләячәк.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Илшат Гафуров КНИТУ-КАИ һәм КФУның кушылуы турындагы сүзләрне кире какты.

«КФУ Казанда да, гомумән, илебездә урнашкан бернинди югары уку йортларының кураторы булып тормый. КАИ үз вакытында Казан университетыннан аерылды. Кушылу турында сөйләсәк, шуны әйтәсем килә: кураторлык итү яки кушылу планлаштырылмый», — диде КФУ ректоры Илшат Гафуров матбугат очрашуында.

Ректор сүзләренчә, КАИның фәндә һәм белгечләр әзерләүдә үз юнәлеше бар, һәм бу ике университет киләчәктә бер-берсен тулыландыру принципы белән эшләячәк.

Матбугат очрашуында катнашкан журналист Илшат Гафуровка соравында КФУның Яр Чаллы филиалы директоры Мәхмүт Ганиевнең КАИ ректоры вазифасына кандидатурасын тәкъдим итүе турында сүз кузгатты.

«Мәхмүт Ганиев 32 ел КАИда эшләде. Ул бу югары уку йортын тәмамлаган, анда кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклаган. Шулай ук ул Алабугадагы КАИ филиалын җитәкләде. Мәхмүт намуслы һәм компетентлы җитәкче», — диде Гафуров. Шулай ук ул аның белән күп еллар таныш булуын да әйтеп үтте.

«Кешенең мөстәкыйль булырга теләве хуплана гына. Әгәр амбицияләр бар икән, тырышып карарга кирәк. Вакыт бар, коллектив бер фикергә киләчәк, һәм лаеклы кешене сайлаячак. Кем генә ректор булып сайлануга карамастан, Казан федераль университеты бүгенге кебек үк отышлы өлкәләрдә хезмәттәшлек итәчәк», — диде ректор.

Илшат Гафуров фикеренчә, Казанның иң зур җитешсезлеге — институтларның үзара максатларга ирешүдә хезмәттәшлек итмәве. «Көчләребезне берләштерү өчен мәйданчыклар тапсак, без мәсьәләләрне азрак ресурслар һәм тизрәк хәл итәр идек. Безнең ил эчендә дә, аннан читтә дә төрле кооперация элемтәләребез күп. Әмма бездә, Татарстанда, алар аз», — дип йомгаклады КФУ ректоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100