news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Гафуров: Казан лингвистик саммиты тел гыйлеме таләпләрен аңларга мөмкинлек бирә

Саммит көннәрендә галимнәр традицион лингвистика һәм аның цифрлы, клиник трансформациясе, нейролингвистика, һәм тел белеменең башка мәсьәләләре турында фикер алыша.

Илшат Гафуров: Казан лингвистик саммиты тел гыйлеме таләпләрен аңларга мөмкинлек бирә
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының матбугат хезмәте

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ ректоры Илшат Гафуров Kazan International Linguistic Summit 2021 онлайн-саммиты заманча тел гыйлеме таләпләрен, трендларын ачыграк һәм тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирүен әйтте.

«Глобаль дөньяда тел төрлелеге» дигән лингвистик саммитта төрле дискуссия мәйданчыкларында дөньяның иң яхшы фәнни казанышлары белән танышу гына түгел, яңа уртак проектлар булдыру өчен шартлар да тудырыла», — диде ул саммит ачылышында.

Лев Толстойның оныгы Владимир Толстой билгеләп үткәнчә, самиитта дөньяның әйдәп баручы лингвистлары катнаша, саммит 2023 елда Халыкара лингвистлар конгрессын үткәрүгә әзерлек өчен мәйданчык булып тора.

«Казан федераль университеты халыкара лингвистика мәктәбенең башлангычы. Ул тел турындагы фәнне фаразлау үрнәге буларак таныла. Аның вәкилләре лингвистикада математик модельләрне беренчеләрдән булып куллана башлый. Нәтиҗәдә, математик, соңыннан, компьютер лингвистикасы да барлыкка килә», — диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты директоры Андрей Кибрик саммитны дөньяда булган күләмле лингвистик форумнарның берсе дип атады. Ул Казандагы коллегаларына рәхмәтен белдерде.

Саммит көннәрендә галимнәр палеославистика, традицион лингвистика һәм аның цифрлы, клиник трансформациясе, нейролингвистика, когнитив лингвистика, компьютер һәм корпус лингвистикасы, тел белеменең башка мәсьәләләре турында фикер алыша.


Саммит эшендә онлайн-мәйданчыкта якынча 600 кеше катнашыр дип көтелә. Саммитта Россия, АКШ, Бөекбритания, Нидерланды, Испания, Италия, Ирландия, Иран, Германия, Польша, Сингапур, Япония, Израиль, Кытай, Казахстан һ.б. илләрдән вәкилләр катнаша.

Казан халыкара лингвистика саммиты КФУ базасында инде икенче тапкыр уза һәм Халыкара лингвистлар конгрессына (ICL) әзерләнүнең мөһим этабы булып тора. Саммитны Россия Фән һәм югары белем министрлыгы, Даими халыкара лингвистлар комитеты, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты, лингвистик тикшеренүләр институты, Казан федераль университеты оештыра.

2020 елның җәендә Казан федераль университеты тарафыннан Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты белән партнерлыкта 2023 елда төп дөньякүләм фәнни лингвистик форум — биш ел саен уздырыла торган Халыкара лингвистлар конгрессы (ICL) уздырылачагы билгеле булды. Конгрессны КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм РФА Тел белеме институты директоры Андрей Кибрик җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100