news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илшат Гафуров: Бәлки Милли китапханә хезмәткәрләренә милли киемдә эшләргәдер?

Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова, униформа керткән очракта да, ул гармонияле, туры килердәй булырга тиеш, диде.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУ ректоры Илшат Гафуров Татарстан Милли китапханәсендә эшләүчеләрнең милли киемнәрдә эшләвен тәкъдим итте.

«Уникаль корылма, уникаль кешеләр эшли. Хезмәт күрсәтүче персонал, бәлки, милли китапханәдә милли киемдә булырга тиештер. Сез ничек уйлыйсыз?» — диде ректор бүген Татарстан парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.

Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗановага мөрәҗәгать итеп: «Әйдәгез, униформа турында уйлап карыйк», — диде. Шулай да, ул бу мәсьәләдә ныклап уйларга кирәклегенә ишарәләде.

«Ул барыбер актуаль булырга тиеш. Традицион костюм гына киеп куйсак… Барысы да гармонияле булырга тиеш: китапханә абруе да, киеме дә», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot