news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Фәрдиев: Зәй - бөртеклеләр һәм шикәр чөгендере игү буенча республикада үрнәк

Зәйдә “Челтәр компаниясе” АҖ генераль директоры, инвестор Илшат Фәрдиев булып китте.

(Зәй, 15 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә “Челтәр компаниясе” АҖ генераль директоры, инвестор Илшат Фәрдиев булып китте. Ул “Зәй шикәре” АҖендә агымдагы ел шикәр кайнату сезонына әзерлек мәсьәләләре белән кызыксынды, “Заман” сәнәгать паркында республикада иң эреләрдән булачак элеватор төзелешен карады, дип яза җирле басма.

Әлеге объектлардан соң, район басуларында игеннәрнең һәм шикәр чәгендере торышы белән танышты. Илшат Шәехович район башлыгы Разиф Кәримов һәм “АгроКөч-Төркем” холдингы белгечләре, агрофирмалар җитәкчеләре белән берлектә “Восток” агрофирмасы “Үрнәк” бүлекчәсенең 600 гектарлы шикәр чөгендере басуында районның төп культурасының бүгенге көндәге торышы белән якыннан таныштылар. Әйтергә кирәк, чөгендер яхшы үсеп килә. Татлы тамыр хәзер үк инде 60-100 грамм тәшкил итә.

-Һава шартларының көйсезлеге аркасында без быел язгы кыр эшләренә соңрак керештек. Шулай да чәчү эшләрен ике атна эчендә башкарып чыктык. Барлык төр агротехник чаралар вакытында үткәрелде. Күрәсез, басулар торышы яхшы. Көзге бодай һәм шикәр чөгендере басулары аеруча мул уңыш вәгъдә итә. Узган ел шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан уртача 430 центнер уңыш алган идек, - диде бүлекчә җитәкчесе Максим Васильев.

Илшат Фәрдиев районга сәфәреннән канәгать калуын белдерде.

"Минем өчен Зәй районы үземнең район кебек. Басуларның торышы мул уңышка өмет уята. Хәзер инде уракка әзерләнә башладык – техника, транспорт әзерләнә. Без бүген элеватор төзелеше буенча штаб утырышы уздырдык. Элеватор быел тулысынча эшли башлаячак. Бу бик мөһим, чөнки район бөртеклеләр буенча –лидер. Бүгенге көндә республика Зәй игенчеләре эшчәнлеген үрнәк итеп куя һәм ул чыннан да шулай", - диде Илшат Фәрдиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100