Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илшат Фәрдиев татарстанлыларны Энергетиклар көне белән котлады
Бу бәйрәм, корпоратив чикләрне узып, энергия нәтиҗәлелеге, сәнәгатьне модернизацияләү идеяләренә битараф булмаган барлык кешенең бәйрәменә әйләнде
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ил энергетиклары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Республиканың ягулык-энергетика комплексы хезмәткәрләрен, алар җитештергән энергияне кулланучыларның барысын да әлеге мөһим дата белән ТР Премьер-министры урынбасары- энергетика министры Илшат Фәрдиев котлады.
“Хөрмәтле татарстанлылар! ТР Хөкүмәте, Энергетика министрлыгы исеменнән Сезне Энергетиклар көне белән котлыйм! Бу бәйрәм, корпоратив чикләрне узып, энергия нәтиҗәлелеге, сәнәгатьне модернизацияләү һәм инновацияләр идеяләренә битараф булмаган барлык кешенең бәйрәменә әйләнде. Энергетика ялкаулыкны яратмый. Бу һөнәри бәйрәм кышкы кояш торгынлыгы көненә туры килә, һәм бу символик мәгънәгә ия. Россияне дөньяның алдынгы илләре сафына чыгаруда нәкъ менә ягулык-энергетика тармагы локомотив ролен үти. Бүгенге көн энергетикасы заманча җитештерү куәтләрен эшләтеп җибәрү шартлары, Ауропадагы сервис стандартларын кертү, югары тизлекле магистральләр булдыру, масштаблы модернизация процесслары өлкәсе генә түгел. Ул элекке яшәү рәвеше һәм карашларны тамырдан үзгәртү процессы, приоритетлар һәм кыйммәтләрне алмаштыру, яңа глобаль дөнья шартларында җәмгыятьнең яшәргә әзерлеген күрсәтүче индикатор да.
Татарстанның ягулык-энергетика комплексы казанышлары, республика Хөкүмәтенең һәм гражданнарының энергия нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә мөнәсәбәте, уникаль территориаль һәм табигый шартлар Татарстанга энергетика үсеше өлкәсендә лидер булган төбәкләр арасында лаеклы урын алырга ярдәм итте. Бу өлкәдә лидер булу территорияләрнең инвестицияләр җәлеп итү сәләте белән турыдан-туры бәйле. Бүген көн кадагында Татарстанда энергия нәтиҗәлелеге булган җәмгыять төзү мәсьәләсе тора. Шуңа бәйле рәвештә безгә энергия системасын гына түгел, фикерләүне дә үзгәртергә кирәк. Максатны аңламый торып, гражданнардан тарифлар үсешен аңлауны, дәүләт хезмәткәрләреннән киләчәк буыннар мәнфәгатен кайгырткан карарлар кабул итүне көтү кыен булачак. Заман таләп иткән бу юлдан баш тарта алмыйбыз. Модернизациянең ахыргы максаты – кулланучы өчен яңа яшәү шартлары тудыру, аның энергия һәм энергия чыганаклары җитештерүчеләре белән мөнәсәбәтләрендә яңа партнерлык статусын булдыру.
Энегргетиклар эшендә тәнәфес тә, ял да юк. Энергия системасын бу тармакта эшләүчеләрнең оешканлыгы, системалылыгы, һөнәри осталыгы һәм җаваплылыгы яшәтә. Барыгызга да планнарыгызның тормышка ашуын, муллык һәм гаилә бәхете телим”, диелә. ТР Премьер-министры урынбасары-энергетика министры Илшат Фәрдиев юллаган котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз