news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Фәрдиев: Татарстан чаңгычыларының төп максаты – Олимпиадада катнашу

Россия җыелма командасы составына, Олимпиадага әзерлек алып бару өчен, Татарстаннан 5 чаңгычы кергән.

Илшат Фәрдиев: Татарстан чаңгычыларының төп максаты – Олимпиадада катнашу
Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Татарстан чаңгычылары, сезон нәтиҗәләре буенча Төмән, Ханты-Мансийск һәм Мәскәү командаларыннан гына калышып, 4 нче урынны яулады. Бу хакта елга йомгак ясар өчен оештырылган утырыш алдыннан Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев җиткерде.

“Татарстан чаңгычылары өчен ел уңышлы булды, тренерлар штабы, спортчылар, гомумән тулы бер команда тырышлыгы белән, сезон башында алга куелган бурыч-максатларны тулысынча үтәдек. Үзебез дә көтмәгән уңышлар китергән ел булды бу. Дистә еллар дәвамында лидер төбәкләр саналган – Удмуртия, Ханты-Мансийск, Төмән, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе чаңгычылары белән тигез дәрәҗәдә ярыша алу, узган елгы 7 нче урыннан 4 нче баскычка күтәрелү, һичшиксез, зур казаныш”, – диде Илшат Фәрдиев.

Федерация президенты киләсе сезонның тагын да җаваплырак булачагын, алда Олимпиада көткәнен дә ассызыклады.

“Безнең төп максат – Татарстаннан 4-5 чаңгычының Олимпиада җыелмасына сайлануы. Максималь һәм төп бурыч әлегә шундый. Уеннарда медаль яулап булырмы, дисезме? Һәрхәлдә, моңа ирешер өчен, тәҗрибә һәм психологик әзерлек бар. Соңгы елларда чаңгычыларыбыз халыкара дәрәҗәдәге ярышларда катнаша. Димәк, психологик әзерлек арта дигән сүз. Ә бу - бик мөһим. Чөнки нык дулкынлану аркасында төнлә “старт алучы” һәм ярыш вакытында калышучы спортчылар бар. Хәзер безнең белән андый әйбер күзәтелми. Сүз дә юк, Олимпиадада ярыш рухы бөтенләй башка – стадион тулы халык, янда - танылган спортчылар. Бу психологик әзерлекне таләп итә”, – ди федерация президенты.

Федерация утырышында Татарстан чаңгычылары – Анна Нечаевская, Андрей Ларьков, Анастасия Доценко, Егор Казаринов, Максим Дьяковның Олимпиадага әзерләнү өчен Россия җыелмасына кертелүе, республикадан тагын бер спортчы – Анастасия Родионованың резервта булуы әйтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100